news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскта җимерелгән йортта яшәүчеләрнең кайчан үз фатирларына кайта алачагы билгеле булды

Бишенче подъездда яшәүчеләрнең торак мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Ижевскта җимерелгән йортның өч подъездында яшәүчеләр ел ахырына кадәр үз фатирларына кайтачак. Экспертиза йортның бу өлешендә нигезгә зыян килмәвен, анда яшәргә мөмкин булуын ачыклаган, дип белдергән журналистларга Удмуртия башлыгы Александр Бречалов. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Ижевскта торак йортның бер өлеше 9 ноябрьдә җимерелде, 8 фатир тулысынча ишелгән. Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига көнкүреш газы шартлау сәбәпле булган. Бу һәлакәттә 7 кешенең гомере өзелде. Төбәк башлыгы үтенече буенча РФ Төзелеш министрлыгы белгечләре йортта өстәмә тикшерү үткәрә.

“Йортның беренче өч подъездына зыян килмәгән, стеналар яхшы хәлдә. Кешеләрне үз фатирларына 27 декабрьдә күчерәчәкләр”, - диде журналистларга Бречалов. Белгечләр тәүлек дәвамында махсус җанланмалар ярдәмендә йортның корылмасы халәтен күзәтеп торачак, дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, белгечләр 4нче һәм 6нчы подъезд стеналарын ныгыткач һәм тулысынча ишелгән подъездны чистартып бетергәч, биредә яшәүчеләр ел ахырына кадәр үз йортларына кайта алачак. Бишенче подъездда яшәүчеләрнең торак мәсьәләсе якын арада хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100