news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскиның «Асылъяр» балалар ансамбле «Түгәрәк уен» фестивале жюриеннан югары бәя алды

Бөтенроссия фестивалендә Россиянең 23 төбәгеннән фольклор коллективлар катнаша.

Ижевскиның «Асылъяр» балалар ансамбле «Түгәрәк уен» фестивале жюриеннан югары бәя алды
Расих Фасхутдинов

(Ульяновск өлкәсе, 29 июнь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәренең «Асылъяр» татар музыка, җыр һәм бию ансамбле балалары быел да «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фольклор фестиваль жюриен таң калдырды. Унынчы тапкыр үткәрелүче фестивальгә алар керәшеннәрнең көй-моңнарын һәм татарларда ислам дине буенча «Балага исем кушу» йоласын чагылдырган композицияләр күрсәтте. 

Ансамбльнең 10 яшьлек артистын, Ильяс Бәдретдиновны тамашачы аеруча ярата. «Бигрәк оста сөйли, уйный инде», - дип мактады жюри рәисе, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмова. Ансамбльдә Ильяс җырларга, биергә, милли йолаларны өйрәнергә бик кызык дип әйтте. Фестивальдә аның бертуган абыйсы – Алмаз да катнаша: исем кушу йоласын уйнап күрсәткәндә ул мулла ролен башкарды.

  • «Асылъяр» бүген Ижевскида танылган ансамбльләрнең берсе.

«Бөтенесе оештыручыдан тора, бөтен сере шунда. Безнең ансамбльне Лариса Гайнетдинова җитәкли, бөтен уңышларыбыз, җиңүләребез – аның тырышлыгы", - диде ансамбльнең музыкаль мөгаллиме Сергей Тепин.

Исем кушу йоласын алар Удмуртиядән читтә беренче тапкыр күрсәтте. Ул быел апрель анда Ижевскида ансамбльнең зур концертына әзерләнгән булган. Балаларның хореография буенча мөгаллиме – Альбина Миңнемөхәммәтова.

«Асылъяр» ансамбленә - сигез ел. Ул җирле Халыклар дуслыгы йортында оешып эшли. «Әти-әниләр безнең чыгышларны күреп, балаларын үзләре алып килә. Бездә татар гимназиясе бар, аннан да беренче сыйныфтан ук балаларны чакырабыз. Бүгенге көндә «Асылъярда 50-60 бала исәпләнә», - дип сөйләде Сергей Тепин.

  • 28-30 июньдә Ульяновск өлкәсенең татарлар яшәгән Иске Кулаткы районында X «Түгәрәк уен» Бөтенроссия фестивале үтә. Анда Россиянең 23 төбәгеннән фольклор коллективлар катнаша. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр 30 июньдә Иске Кулаткы районы Сабан туенда узачак Гала-концертта бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot