news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскиның "Асылъяр" ансамбле "Милләтебез хәзинәләре" спектаклен фестивальдә күрсәтә

Удмуртиядә ачылган "Театр һәм Балалар" I Бөтенроссия балалар театрлары фестивалендә ике татар коллективы катнаша.

(Казан, 12 май, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Чаллының “Экспромт” театр студиясе һәм Ижевскиның “Асылъяр” татар ансамбле 12-14 майда Удмуртиядә узучы “Театр һәм Балалар” I Бөтенроссия балалар һәм яшьләр милли театрлары фестивалендә чыгыш ясаячак. Фестивальдә Удмуртия, Татарстан, Чувашия, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан, Ростов, Архангельск, Ярославль өлкәләреннән 13 театраль коллектив фольклор әсәрләр белән катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар – Удмуртиянең Республика халык иҗаты йорты.

Татар театраль коллективлары 13 майда Удмурт дәүләт милли театры сәхнәсендә уйный. Чаллының Дмитрий Филин җитәкчелегендәге танылган “Экспромт” балалар театр студиясе малайлары һәм кызлары татар шагыйре Габдулла Тукайның танылган поэмасы – “Шүрәле” әкияте буенча музыкаль-хореографик әсәр күрсәтәчәк (хореограф – Гөлнәзирә Фархуллина).

Ижевскиның Республика балаларга өстәмә белем бирү үзәге базасында эшләүче, Лариса Гайнетдинов җитәкчелегендәге “Асылъяр” татар музыкасы, җыр һәм бию ансамбле “Милләтебез хәзинәләре” исемле музыкаль спектакль тәкъдим итә. Әлеге сәхнә әсәре Удмуртиянең Балезино районы һәм Татарстанның Әгерҗе районында тупланган татар фольклор материалларына нигезләнеп төзелгән. Әсәрнең герое – Ильяс исемле малайга әбисе белән бабасы авыл тормышының интернетсыз да бик күңелле булуы турында сөйли. Шулай итеп Ильяс Нәүрүз бәйрәмендә катнаша, татар халкының традицияләре, җыр биюләре, милли уеннары белән таныша.

Фестиваль 14 майда Удмуртия Дәүләт курчак театрында тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100