news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскиның "Ак калфак" оешмасы "Аулак өй" оештырып, ак калфаклар тегәргә өйрәтте

Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән бәйрәмгә яңа оештырылган “Дуслык” ансамбле махсус концерт әзерләгән.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). Ижевск шәһәрендә Алия Абдуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы “Аулак өй” бәйрәмен уздырды, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән бәйрәмдә ак калфак тегү буенча мастер-класс та оештырылган.

“Ак калфак” каршында күптән түгел генә Галия Быкова җитәкчелегендә “Дуслык” исемле яңа ансамбль эшли башлаган. Ансамбль “Аулак өй"гә махсус концерт әзерләгән. Бәйрәм программасында катнашучылар гармун моңнарын яңгыратып, төрле милли уеннарда катнашкан, җыр-биюләр башкарган, табышмаклар чишкән. Бәйрәм милли ризыклар әзерләнгән чәй өстәле янында тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot