news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскидагы татар эшмәкәре сәүдә үзәкләрендә хезмәт күрсәтә торган робот ясаган (видео)

Итель атлы роботның исеме "Итил суы ака торур" әсәреннән алынган.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Илгиз Шәкүров). Ижевскида яшәүче эшмәкәр Динар Минәхмәтов робот ясаган. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ул роботны ничек һәм нинди максатларда ясавы хакында сөйләде.

“Итель” исемле робот сәүдә үзәкләрендә халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Ул кешеләрнең сорауларына җавап бирә, заказлар кабул итә, сату эшләрен башкара ала. “Кешеләр урынына роботлар йөрү халыкка кызык булачак. Робот-консультантлар игътибарны үзләренә ныграк җәлеп итә. Димәк, сатып алучылар сәүдә үзәге белән бәйле мәгълүматларны яхшырак тыңлаячак”,   ̶  ди Динар Минәхмәтов.

Эшмәкәр кечкенәдән электроника белән кызыксына. Робот ясау теләге анда күптән булган. Ительны ел ярым эшләгәннәр. Бу эштә Динарга бер төркем белгечләр: дизайнер, моделист, конструктор, микроэлектронщик, программистлар ярдәм иткән. Робот өчен детальләрне Ижевски заводлары җитештергән. Кайберләрен белгечләр үзләре металлны эретеп яки силиконнан ясаган.

Итель кеше озынлыгында, сигвей ярдәмендә хәрәкәт итә. Аның күзләре йомыла, сөйләшкәндә авызы селкенә, башы төрле якка борыла. Ул бер кеше белән сөйләшеп бетермичә, икенче кеше белән сөйләшми. Шулай ук сөйләшкән кешеләрен исендә калдыра. “Бер үк кешене икенче тапкыр күрә икән, Итель аңа исеме белән эндәшә”,   ̶  ди Динар Минәхмәтов.

Динар роботның исемен Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” әсәреннән алынуын белдерде. Ительның исеме Диана буласы булган, әмма аны үзгәрткәннәр. 

Роботны әлегә интернет-кибет кысаларында сынаячаклар. Ул килгән шалтыратуларга җавап бирәчәк. Соңрак Ительны сәүдә үзәгенә урнаштырачаклар, ул шунда консультант вазифасын башкарачак дип планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100