news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида яшәүчеләр җимерелгән йорт янына уенчыклар һәм чәчәкләр алып килә

11 һәм 12 ноябрь Удмуртия башкаласында матәм көннәре дип игълан ителгән һәм күңел ачу чаралары кичектерелгән.

(Ижевск, 11 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). Ижевскида яшәүчеләр кичәдән бирле җимерелгән йорт янына уенчыклар һәм чәчәкләр алып киләләр. 9 ноябрьдә торак йортта көнкүреш газы шартлау аркасында подъезд ишелгән. Фаҗигадә 7 кешенең, шул исәптә ике баланың гомере өзелгән.

Бүген Ижевск соборында вафат булганнарга җеназаны  Ижевск митрополиты Викторин укыды, ул шулай ук фаҗига урынында булды.

Искәртеп үтик, 11 һәм 12 ноябрь Удмуртия башкаласында матәм көннәре дип игълан ителгән һәм күңел ачу чаралары кичектерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot