news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида яшәүче гармунчы Альфред Алиуллин: Беренче баянымны бозау сатып алдым

Бүгенге көндә 300дән артык гармуны, баяны бар аның: аларны авыллардан җыя, төзекләндерә һәм яшьләргә уйнарга өйрәнергә бүләк итә.

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ", "Яңарыш", Рәфилә Рәсүлева). Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә яшәүче, гармун-баян белән “җенләнүче” Альфред абый Алиуллин белән әле бик күпләр таныш түгелдер. Рәттән ун төрле халык көйләрен уйный белүче Альфред абыйның бу көннәрдә 75 яшьлек гомер бәйрәме. Нинди генә милли чарага гармун уйнарга дәшсәң дә, ул беркайчан да үтенечне кире какмый, дип яза Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы.

Альфред Алиуллин Татарстанның Әгерҗе районы Кырынды авылында дүрт балалы Сәли абый белән Маһинур апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

“Ул вакытларда авылдагы дүрт-биш гармунчы арасында әтием иң остасы булгандыр. Таң калырлык итеп, бер рәтле тальян гармунда уйный иде. Без гаиләдә дүрт малай – барыбыз да гармунда уйнадык. Хәтерлим әле бер елны Кырынды авылы Сабан туена Ижаудан өчтуган ике абыебыз кайтты. Һәм без алты гармунчы Сабан туе мәйданында бергә уйнадык. Беренче класска кергәндә, гармунда уйный идем инде. Тәнәфескә чыккач, мин уйнаганга чабаталы кызлар биеп, тузан туздыралар. Кырындыга унөч яшемдә иң беренче баянны мин алып кайттым. Әле дә исемдә, әти бер бозау алып бирде. “Улым, үстер, итен саткач, баян алырбыз”, – диде. Ит сатарга, тракторга тагылган чанага утырып, авылдан Ижау шәһәренә киттек. Әни: “Баян алсагыз, өйгә кертмим”, –дип калды. Итне сатып бетергәч, кибеткә кереп, баян алдык, ул вакытта яшьләр кия торган озын пәлтә алырга да акча калды. Өйгә кайтып кердек, әти җырлый, мин уйныйм. Әни мес­кен кая барсын инде кертмичә?! Ул бик матур җырлый иде. Менә шул хатирә гомергә истә калды.

Мәктәпне тәмамлагач, авыл клубында баянчы булып эшлә­дем, кино күрсәттем. Армия сафларында Украинада хезмәт иттем. Анда чакта да баян уйнаудан туктамадым, солдатлар белән концертлар куя идек. Армиядән Ижау шәһәренә кайтып урнаштым. Армиягә алынганчы ук Красный Борда шоферлар курсында укыган идем. 25 ел автобуста 11 нче маршрутта шофер булып эшләдем. Бик күп еллар “Дуслык” ансамбленә йөрдем.

Бүген йортымда 300дән артык гармун, баяннар бар. Мин алардан башка яши алмыйм! Аларны авыллардан җыям. Алып кайтып төзекләндерәм. Гармун, баяннарны сорап килүчеләргә бушлай бирәм, өйрәнсеннәр! Яшьләр уйнарга теләми. Үзем яши торган Юннатов урамында яшәүче дүрт малайга гармун бирдем. Берсе уйнарга өйрәнде. Туган авылыма да алып кайтам. Анда бер бала баянда да, хромкада да уйнарга өйрәнде. Нота буенча уйный белмим, ләкин менә моңны, җырны тиз отып алам”, – дип сөйли Альфред абый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100