news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида тугыз катлы йорт ишелгән: һәлак булучылар бар (видео)

Шаһитлар йортта шартлау булуы хакында хәбәр итә.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Ижевскида тугыз катлы йортның бер өлеше җимерелеп төшкән. Хәзерге вакытта ике кешенең һәлак булуы, өч кешенең тән җәрәхәтләре алуы мәгълүм. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта фаҗига булган урында коткаручылар эшли. Ren TV каналы, гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы мәгълүматларына таянып, һәлак булган бер кешене җимерекләр астыннан табып алулары турында хәбәр итте.

Башлангыч фаразлар буенча, шартлауның сәбәбе газ булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100