news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида Тинчурин исемендәге театр гастрольләре уза

Татарстан театры актерлары Ижевск тамашачыларына татар телендә ике мелодрама тәкъдим итәчәк.

(Ижевск, 18 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Ижевскида гастрольләр белән бара.

Спектакльләр 19 һәм 20 октябрьдә Удмуртия Рус драма театрында узачак. Татарстан театры актерлары Ижевск тамашачыларына татар телендә "Мәхәббәт чишмәсе" һәм "Күрәсем килгән иде" мелодрамаларын тәкъдим итәчәк.

Удмуртия Рус драма театры администрациясендә белдерүләренчә, спектакльләр тулы аншлаг белән узачак, барлык билетлар да сатылган диярлек.

"Ни кызганыч, мондый гастрольләр белән Ижевск татар тамашачыларын сирәк сөендерәләр, - дип уртаклашты "Татар-информ" хәбәрчесе белән Удмуртия Республикасы "Иман" татар яшьләре берлеге активисты, Ижевскиның 61 нче урта белем бирү мәктәбе педагогы Ләйсирә Гатауллина. - Театр мәдәни һәм рухи үсеш алу мөмкинлеге бирә, балаларны татар халык мәдәниятенә җәлеп итәргә ярдәм итә. Безгә татар театрының ничек яшәве, нинди спектакльләрнең популяр булуы кызыклы. Ижевск татарларының мәдәни үсеше татар эстрадасы йолдызлары концертларын карау белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлбәттә, спектакльне телевидение яки интернетта карарга була, әмма ул театрдагы атмосфераны, артистларның эмоциясен тамашачыга тапшыра алмый. Татар театрлары безнең республикага ешрак килергә тиеш дип саныйм".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100