news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида татар яшьләре беренче тапкыр күмәк ифтар үткәргән

"Бу ел саен үткәрелә торган традициянең күркәм башлангычы булыр дип ышанабыз", – дип белдерә яшьләр ифтарын оештыручылар.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Кичә, 30 май көнне Ижевск каласында беренче тапкыр яшьләр өчен ифтар мәҗлесе үткәрелгән. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Иман" берлеге хәбәр итә. 
 
"Бүген безнең тарафтан I яшьләр ифтары оештырылды. Бу ел саен үткәрелә торган традициянең башлангычы булыр дип ышанабыз!" - диелә хәбәрдә. 
 
29 майда исә Ижевск шәһәре Яшьләр парламенты һәм Удмуртия республикасы Яшьләр парламенты Удмуртия мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәдшин белән очрашкан. Яшьләр Удмуртиядә Ислам тарихы, мөселман оешмалары тормышка ашыра торган проектлар белән танышкан, ифтарда катнашкан, вәгазь тыңлаган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100