news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида татар телен укытучы 10 нчы мәктәпне ни көтә? — "Яңарыш" газетасы

Удмуртия башкаласы Ижевскида 10нчы мәктәп укытучылары митингка чыккан.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең 10 нчы мәктәбе укытучылары митингка чыкты, дип хәбәр итә Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы.

Инде агымдагы уку елы башлангач ук 10 нчы мәктәпне шәһәрнең 20 нче мәктәбе белән кушарга җыеналар икән, дигән сүзләр йөри башлаган. Быелгы уку елында биредә 480 бала белем ала. "Моңа без — татар җәмәгатьчелеге дә борчылдык. Чөнки, бу сүзләр чынга ашкан очракта, биредә 25 елдан артык эзлек­ле рәвештә ачылып килүче татар сыйныфларына да киләчәктә көн бетәчәк. Яңа елга аяк басуга 10 нчы мәктәп өстендә болытлар куера башлады һәм бу биредә эшләүче укытучыларны әлеге адымга этәрде", — дип яза газета.

10 нчы мәктәпнең 9"Б" сыйныфы укучысы шушы көннәрдә Удмуртиядә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада беренче урынны алып, 6-9 февральдә Казанда узачак Төбәкара олимпиадада катнашачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot