news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада уздырыла

Җиңүчеләр Казанда төбәкара олимпиадада катнашачак.

Ижевскида татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада уздырыла
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Ижевск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ижевскида татар теле олимпиадалары 1996 елдан башлап ел саен уздырылып килә.

Республика күләмендәге быелгы белем бәйгесендә Балезин, Юкаменка районнары, Можга һәм Ижевск шәһәрләренең мәктәп олимпиадаларында җиңгән 47 укучы катнашачак.

Республика олимпиадасының җиңүчеләре Казанда узачак татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада белемнәрен күрсәтәчәк, диелә конгрессның матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot