news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида татар теле курслары ачыла

Дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне үтәчәк.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Ижевскиның Үзәк мәчетендә татар теле курслары ачыла. Бу хакта Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көнне үтәчәк. Быел укучылар хатын-кызлар һәм балалар төркемнәренә бүленде. Дәресләр уен формасында да, дәреслек буенча да узачак.

«Курсларга төрле милләт кешеләре килә. Башта алар татарча бер генә сүз дә диярлек белми, әмма берникадәр вакыттан соң аңлый һәм хәтта сөйләшә дә башлыйлар. Безнең курслар телне саклауның бер төре, өйрәнмәгән очракта ул юкка чыгарга мөмкин», - диде татар теле укытучысы Тәүкилә Тулбаева.

Ул мондый курсларда укучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары шәһәр һәм республика мәдәни чараларында катнаша, диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100