news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды

Бәйгенең финалында 5 кыз, 4 малай көч сынашты.

Ижевскида «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Ижевскида «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы тарафыннан оештырылган Республикакүләм «Татар малае, Татар кызчыгы-2021» бәйгесе узды.

Бәйгенең финалында 5 кыз, 4 малай көч сынашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Балалар саф татар телендә шигырь сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары булып рольләр башкардылар.

Чара ахырында мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларга «Ак калфак» кызлары теккән калфаклар да бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot