news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида “Татар-кызы” бәйгесендә катнашучыларга кыстыбый пешерергә өйрәтәчәкләр

Быел Удмуртиядә җиңүче таҗы өчен 10 кыз ярышачак.

Ижевскида “Татар-кызы” бәйгесендә катнашучыларга кыстыбый пешерергә өйрәтәчәкләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 13 гыйнварда Ижевскида “Татар-кызы-2019” республикакүләм конкурсында катнашучылар өчен татар халкының милли ризыгы – кыстыбый әзерләү буенча мастер-класс узачак. Чара “Сабантуй” милли ашлар кафесында узачак. Бу хакта “Удмуртия” агентлыгы хәбәр итә.

Аш-су мастер-классларын милли кафе пешекчеләре үткәрәчәк. Моннан тыш, оештыручылар чара кунаклары өчен дә бүләкләр әзерли. Анда каз каурыйларыннан май канаты ясарга өйрәтәчәкләр. Моннан тыш, чарада катнашучылар өчен татар халык биюе буенча мастер-класс үткәреләчәк.

“Татар кызы – 2018” Халыкара бәйгесендә җиңүче Диләрә Гыйльметдинова татар халык җырларын башкарачак.

  • Быел Удмуртиядә җиңүче таҗы өчен 10 кыз ярышачак. Алар 2018 елның ноябрендә сайлап алу турын узган. Республикакүләм бәйгедә катнашу өчен иллегә якын кыз гариза биргән булган.
  • 2019 елда “Татар кызы” бәйгесе Ижевскида ике этапта узачак. Республикакүләм этап 5 апрельдә Дәүләт филармониясендә узачак. 27 сентябрьдә Халыкара бәйге финалы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100