news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе: Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш

Удмуртия Республикасын халыкара матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә тәкъдим итәчәк туташны ачыкладылар.

Ижевскида "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе: Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш
Марат Идрисов
(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Ижевск шәһәрендә узган "Татар кызы-2019" төбәк бәйгесендә җиңүче Дилия Харисова татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш, дигән фикердә. Бу хакта Удмуртия Республикасы милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Быел конкурс Удмуртиядә сигезенче тапкыр оештырылган.
 
  • Бәйгегә әзерлек 2018 елның 1 декабрендә башланган. Кичә, 5 апрельдә ун кыз арасыннан "Татар кызы" исеменә лаеклысын сайлап алганнар. 
 
22 яшьлек Дилия Харисова Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәре. “Татар мәдәнияте замана белән бергә атларга тиеш, дип уйлыйм. Ләкин шул ук вакытта традицияләребезне дә онытырга хакыбыз юк”, - дигән фикердә Удмуртияне халыкара бәйгедә тәкъдим итәчәк туташ.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100