news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида «Татар кызы-2020» республика бәйгесенә сайлап алу туры узды

Быел кызларның барысының да татар телен әйбәт белүләре игътибарга лаек.

Ижевскида «Татар кызы-2020» республика бәйгесенә сайлап алу туры узды
tatar-congress.org

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Ижевскида Халыклар Дуслыгы йортында 2020 елда узачак «Татар кызы» республика конкурсына сайлап алу туры узды. Оештыручылар бу юлы форматны киңәйтә — бәйгедә катнашучы туташларга балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге кызчыклар да кушыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюри катнашырга теләүчеләрне сынады. Кызчыклар алты кеше, ә туташлар сигез иде. Быел кызларның барысының да татар телен әйбәт белүләре игътибарга лаек. Алар үзләре белән таныштырды, җыр, бию, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәтте. Габдулла Тукай шигырьләрен укычылар да булды.

Жюри кызларның барысын да ярымфиналга уздырды. Ә финалда катнашу кызларның үз тырышлыкларыннан торачак. Кызлар һәм кызчыклар өч ай дәвамында вокал, хореография, кул эшләре буенча белгечләр кулы астында әзерлек узачак. Бәйгенең тематикасы әлегә билгесез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100