news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителә

Чарада шагыйрьләр, Татарстанның Актаныш районы һәм Удмуртия Республикасы җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.

(Ижевск, 26 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). Ижевскида шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың яңа поэмасы тәкъдим ителә.

“Хәсән Заманов” поэмасын тәкъдим итү 28 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында узачак. Әсәрдә сүз Советлар Союзы Герое, Ижевскта яшәүче Хәсән Замановның тормышы һәм батырлыгы турында бара.

“Ак калфак” җәмгыяте рәисе Алия Габдуллина сүзләренчә, чарада шагыйрьләр, Татарстанның Актаныш районы һәм Удмуртия Республикасы җәмәгатьчелек вәкилләре катнашауы көтелә. Тәкъдим итү Татарстанның “Агыйдел” җыр һәм бию ансамле һәм Ижевскиның татар иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot