Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскида республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы узды
Ижевскида республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы узды
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Бүген 28 август көнне, Удмуртиянең Ижау шәһәрендә республиканың татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсенең утырышы узды. Анда киләсе уку елына эш планы билгеләнде. Утырыш эшендә республиканың татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчеләре һәм татар эшкуарларының Попечительләр советы вәкилләре катнашты. Бүгенге көндә Удмуртиянең 30га якын мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Методик берләшмә утырышында татар мохтәрияте һәм татар эшкуарларының Попечительләр советы ел дәвамында татар теле укытыла торган мәктәпләр тарафыннан башкарылган эшнең нәтиҗәләре буенча 12 мәктәпкә компьютер бүләк итәргә дигән карарга килгән. Әлеге бүләкләр укытучылар көнендә барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларын җыеп, бәйрәм ясап, тантаналы кичәдә тапшырылачак.
Бу республикада татар милли-мәгариф системасында тагын бер шатлыклы яңалык. Ижауның тагын ике мәктәбендә, 97 һәм 65 мәктәпләрдә яңа татар сыйныфлары ачылачак.
Мәдәният өлкәсендә дә уңышлары бар. Татар милли мәдәни автономиясе тарафыннан җәй барышында “татар милли сәнгатен үстерү” программасы эшләнгән һәм аны тормышка ашыру өчен Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасына заявка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз