Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижевскида милли көрәш федерациясе оештырылган
Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Эльмира Нигъмәтҗан). Ижевск шәһәрендә милли көрәш федерациясе оештырылган. Бу хакта агымдагы елда Фаиз хәзрәт тәкъдиме һәм ярдәме белән оешкан федерациянең җитәкчесе Илнур Рамазанов хәбәр итте.
Ә әлегә без милли көрәшне Сабан туе бәйрәмнәрендә генә күрәбез. Көрәш башландымы, бар халык сәхнәдә барган җыр-биюне калдырып, көрәш мәйданына ашыга. «Җыр-бию тансык түгел, аны кайчан да тыңларга, карарга була. Ә менә көрәш!» — ди алар.
Милли көрәш федерациясе эшчәнлеген Ижевск шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр әзер. Әлегә кемнәр тренер буласы хәл ителә.
Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.
«Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Республикада федерация булмагач, яшь буын республикабыз исеменнән Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмыйлар. Көрәш серләрен өйрәтү дәресләренә башлангыч сыйныф укучыларын туплау күздә тотыла. Әлбәттә, республикабызда оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш — беткән эш», — ди Илнур Рамазанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз