Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижевскида милли көрәш федерациясе барлыкка килде
Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Ижевскида милли көрәш федерациясе барлыкка килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милли көрәш федерациясе үз эшен Ижевск шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр әзер. Әлегә кемнәр тренер буласы хәл ителә.
Милли көрәш дәресләре бирүне киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.
«Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Федерация булмагач, яшь буын республикабыз исеменнән Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмый. Оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш — беткән эш. Оештыручыларга изге сәгатьтә диясе генә кала», - диде федерациянең җитәкчесе Илнур Рамазанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз