news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида өлешчә җимерелгән йорт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә

Тугыз катлы йортның җимерекләре астында калу ихтималы булган кешеләрне төне буе эзләделәр.

(Ижевск, 10 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). Ижевскида өлешчә җимерелгән йорт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.

Тугыз катлы йортның җимерекләре астында калу ихтималы булган кешеләрне төне буе эзләделәр. Фаҗигадә әлегә алты кешенең үлүе һәм дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.

Удмуртия коткаручыларына ярдәмгә Казан, Чаллы, Уфа, Пермь һәм Красноярскидан да коллегалары килде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Эвакуацияләнгән кешеләр якын-тирәдәге мәктәпләргә һәм шәһәр шифаханәләренә урнаштырылган. Алар кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл булган урында 1000нән артык кеше һәм 180 берәмлек техника эшли.

8.30 сәгатьтән Ижевскиның 1 Май районы Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, шулай ук 40 һәм 86нчы мәктәпләрдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100