news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида чыккан янгында һәлак булучыларның саны бишкә җиткән

Янгын чыгуның сәбәбе – электр линиясендәге кыска ялганыш.

(Казан, 22 апрель, "Татар-инфо). Йортның олы яшьтәге хуҗалары һәм аларның 9 һәм 10 яшьлек оныкларыннан кала, шимбәгә каршы төндә Ижевск шәһәрендә урнашкан торакны юк иткән янгында, тагын аларның бер туганы да һәлак булган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Хәзерге вакытта булган мәгълүматлар буенча, янгында 5 кеше – 65 һәм 53 яшьлек йорт хуҗалары, шулай ук аларның 19 яшьлек кыз туганы, 9 һәм 10 яшьлек оныклары һәлак булган", – дип хәбәр итә Удмуртия буенча Россиянең Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе.

Янгын чыгуның сәбәбе – электр линиясендәге кыска ялганыш. Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 293 маддәсе 3 нче бүлеге буенча (гамьсезлек) җинаять эше кузгатылган.

Алдарак 4 һәлак булган кеше – олы яшьтәге пар һәм ике бала турында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot