news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида "Чәкчәк бәйрәме"ндә "Баллы гаилә"не ачыклаячаклар

Акциянең максаты - Ижевск халкын татар милли ризыгы белән таныштыру, яшьләрдә толерантлык хисләре тәрбияләү.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). 28 октябрь көнне Ижевск шәһәрендә, "Чәкчәк бәйрәме" акциясе кысаларында "Чәкчәк бәйрәме - баллы гаилә" дип исемләнгән конкурс узачак. Бу хакта җирле татарларның "Иман" оешмасы хәбәр итә. 
 
Акциянең максаты- Ижевск халкын татар милли ризыгы белән таныштыру, яшьләрдә толерантлык хисләре тәрбияләү. Чара кысаларында иң яхшы чәкчәкне ачыклау да күздә тотыла. Шулай ук бәйгеләр үткәрү, бәйрәм концерты уздыру планлаштырыла. 
 
"Чәкчәк бәйрәме" Ижевск каласында тугызынчы тапкыр үткәреләчәк. Оештыручылар сүзләренчә, шәһәр халкы чарада елдан-ел активрак катнаша. 
 
  • 28 октябрьдә "Чәкчәк бәйрәме", Бөтендөнья Яшьләр форумы карары нигезендә, Дөньяның татарлар яши торган барлык җирлекләрендә дә үткәреләчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot