news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида биш кеше татарча диктантны "5"легә язды

Ижевскиның Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина диктант язучыларга Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзек укыды.

 (Ижевск, 29 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). Бүген Ижевск татарлары Халыклар дуслыгы йортында «Татарча диктант» Бөтенроссия акциясенә кушылып, татар теле дәресенә җыелган иде.

 
Олысы-кечесе, барлыгы 20 кеше татар теленнән диктант язды. Аларга Ижевскиның Муса Җәлил исемендәге китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина язучы Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзек укыды. "Диктант авыр булмады, таныш түгел сүзләр очрамады диярлек", - дип фикерләре белән уртаклашты Халыклар дуслыгы йортында методист булып эшләүче Лариса Гайнетдинова. 
 
Нәтиҗәдә, Ижевскида биш кеше "5"ле алды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдиме белән оештырылган акциядә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Төмән шәһәрләре һәм Казахстан белән Кыргызстан татарлары катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot