Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижевскида 1916 елгы тарихи мәчетнең ярымайлы манарасын этнографик музейга бирделәр
Лудорвай музей-тыюлыгында Юкамен районы Падера авылыннан алып кайтылган элеккеге тарихи мәчет бинасын күтәрү эше бара.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында «Истәлекле көн» дигән язма чыкты.
20 гыйнварда Ижауның 1916 нчы елгы тарихи мәчетенең ярымайлы манарасы Лудорвай этнографик музей-тыюлыгына тапшырылды. Кызганычка каршы, мәчет бинасын саклап кала алмаганнар. Ә менә манарасын саклап кала алу — зур бәхет. Аның тузган хәлдә булуына карамастан, элеккеге мәчетне торгызу буенча подрядчы Фелун Шәйхелисламов манараны төзекләндерергә алынган.
Бүгенге көндә Лудорвай музей-тыюлыгында Юкамен районы Падера авылыннан алып кайтылган элеккеге тарихи мәчет бинасын күтәрү эше бара. Анда Удмуртиядә ислам һәм мөселманнар тарихына багышланган экспозиция эшләнәчәк. Экспозицияне ачу Идел Буе Болгар Дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланачак.
Әлеге мәчетне торгызу һәм анда экспозиция ясау регионда яшәүче татарларның, мөселманнарның бердәмлеген тагын бер кат исбатлый. Беренче тарихи ядькәрләр Удмуртиядә ислам дине буенча яшәүче татарларының XIII гасырда ук яшәгәннәрен күрсәтә. Әлеге экспозицияне булдыруның тагын бер максаты — республикада төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәүләрен күрсәтү.
Хөрмәтле милләттәшләр, яңа урындагы тарихи мәчет бинасында Ислам музее ачылачак. Әгәр дә сездә элекке заманнардан калган дин һәм милли тормыш белән бәйле әйберләр (гарәпчә китаплар, комган, кулдан эшләнгән сөлге, намазлык, тәсбих, татарлар гына кулланган башка көнкүреш әйберләре) булса, «Яңарыш» редакциясенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Адрес: Пастухов урамы, 13 нче йорт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз