news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск татар яшьләренә мөселман кешесенең нинди булуын аңлатачаклар

Чараның максаты - яшьләргә Ислам дине хакында мәгълүмат бирү.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 14 март көнне, Ижевск Халыклар Дуслыгы йортында "Кем ул мөселман?" темасына лекция сөйләнәчәк. Бу хакта җирле татар яшьләренең "Иман" оешмасы хәбәр итә. 
 
Чараның максаты - яшьләргә Ислам дине хакында мәгълүмат бирү. 
 
"Лекция форматында узачак бу безнең беренче чара. Анда килүчеләр мәгълүмат алудан тыш, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алачак", - диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100