news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск «Татар диктанты» акциясенә кушыла

Татар теле белемен тикшерергә теләүчеләр 29 октябрьдә Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзекне диктант итеп язачак.

(Ижевск, 20 октябрь, «Татар-информ», Юлия Семенова). Ижевск «Татар диктанты» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Әлеге чара 29 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында узачак. Удмуртия башкаласында акцияне республиканың Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия Татар яшьләре берлеге һәм Муса Җәлил исемендәге китапханә оештыра.

Акция бер үк вакытта Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, шулай ук Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк шәһәрләрендә үтәчәк. Акциядә катнашучылар Әмирхан Еникинең "Җиз кыңгырау" хикәясеннән өзек язачак. Һәр төбәктә диктант текстын атказанган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре укыячак. Татар телен ни дәрәҗәдә белүен һәркем тикшерә ала, моның өчен акциянең рәсми сайтында теркәлергә кирәк һәм соңрак шуннан нәтиҗәләрне дә белеп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100