Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижевск — Түбән Кама маршруты буенча беренче тапкыр рейска ике составлы поезд чыккан
РА3 рельс автобуслары уңайлылык дәрәҗәсе буенча аерылып тора, салонны җылыту системасы пассажирларның уңайлы сәфәре өчен җайланган.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Ижевск — Түбән Кама маршруты буенча беренче тапкыр РАЗ рельс автобусларының ике составыннан торган поезд рейска чыкты.
Бәйрәм көннәрендә, пассажирлар саны ике тапкыр күп булганда составны арттыру турындагы карар кабул ителде.
«Шуңа күрә поездлар 6 һәм 8 мартта хәрәкәт итте», — диде «Татар-информ» агентлыгына «Содружество» АҖ матбугат секретаре Евгения Андреева
Ижевскидан Түбән Камага поездда бару өчен биш сәгать вакыт кирәк. Рейслар көнгә ике тапкыр 8.24 һәм 16.34 сәгатьләргә билгеләнгән.
РА3 рельс автобуслары уңайлылык дәрәҗәсе буенча аерылып тора, салонны җылыту системасы пассажирларның уңайлы сәфәре өчен җайланган һәм температураны 18 градуска кадәр автомат режимда тота. Поезд биотуалет, уңайлы канәфиләр белән җиһазланган, видеокүзәтү бар, чәй продукциясе тәкъдим ителә, кулер тора. Вагоннар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә җайлаштырылган.
«Ижевск төбәгендә һәм Горький тимер юлында бу беренче тапкыр, киләчәктә бу практика дәвам ителәчәк», — дип вәгъдә итте Удмуртия Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Алексей Горбачев социаль челтәрдә үз битендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз