news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск шәһәренең татарлар яшәгән урамнарында Сабан туена бүләкләр җыялар

Удмуртия башкаласында быел Сабан туен 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

Ижевск шәһәренең татарлар яшәгән урамнарында Сабан туена бүләкләр җыялар
Салават Камалетдинов/архив
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 10 июньдә Ижевск шәһәренең Калининград, Севастополь һәм шуларга якын-тирә урамнарда Сабан туена бүләк җыячаклар. Бу хакта җирле "Яңарыш" газетасы хәбәр итә. 
 
Кичен “Спартак” Халык иҗаты йорты янындагы скверда Ижевск шәһәре үзешчән ансамбльләре, артистлары концерты булачак. 
 
"Сабан туена бүләк бирергә теләгән милләттәшләребез, матур концертны тамаша кылып, бүләкләрен шунда да тапшыра ала. Шулай ук бүләкләрне “Яңарыш” редакциясенә китерергә мөмкин", - дип хәбәр ителә. 
 
  • Удмуртия башкаласында быел Сабан туе 23 июньдә узачак. Сарапул, Воткинск, Можга калаларында исә милли бәйрәм 15 июньгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100