news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевск шәһәренә Россия төбәкләреннән төрле милләт балалары җыела

Удмуртия башкаласында «Миллениум стар» Бөтенроссия ачык фестиваль-конкурсы уздырыла.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ). 24-26 ноябрьдә Ижевск шәһәрендә «Миллениум стар» дип исемләнгән Бөтенроссия ачык фестиваль-конкурсы уздырыла.
Фестиваль Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр Советының Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итү комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Чараны уздыруга Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт, яшьләр сәясәте министрлыгы җитәкчелек итә, диелә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фестиваль-конкурс Россия төбәкләрендә яшәүче төрле милләт балалары һәм яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту һәм шулай ук Россия балалары һәм яшьләренең үзешчән иҗатын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot