news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск мәчетләрендә татар теле дәресләре укыталар

«Минем гаиләм, туганнарым белән татар телендә иркен аралашасым килә. Һәркем үз ана телен белергә тиеш. Киләчәктә дә татар телен белү кирәк булачак, чөнки үскәч, татар егете белән гаилә корырга телим», — ди укучы кыз.

Ижевск мәчетләрендә татар теле дәресләре укыталар
https://yanarysh.ru

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Эльвира Хуҗина Ижевск шәһәредәне мәчетләрдә татар теле курслары турында хәбәр итә.

Октябрь башында Ижау мәчетләрендә татар теле курслары башланды. Туган телебезне үзләштерергә теләгән беренче укучылар иртәнге сәгатьтә үк Үзәк мәчеткә җыелдылар. Биредә балаларны Гөлсинә апа Садыйкова укыта.

Мин килгәндә, курсларга язылырга теләүчеләр саны аз иде. «Ел дәвамында укучылар саны 25кә җитәчәк», — диде Гөлсинә апа. Һәркемне дә сөенеп, үз итеп каршы ала ул.

«Мин белем биргән төркемдә татар телен аңлаучы, ләкин сөйләшә белми торган балалар йөри. Элек тә дәресләргә бик теләп йөриләр иде, быел да шулай булыр дип уйлыйм. Без балалар белән ел фасылларын, җәнлек исемнәрен һәм башка төрле җиңел темаларны үзләштерәбез. Иҗекләрне дөрес итеп әйтергә дә өйрәтәм. Тик атнага бер тапкыр гына бу дәресләргә йөреп, татар телен үзләштереп булмый. Өйдә дә практика булырга тиеш. Ата-аналар, әби-бабайлар балалар белән туган телебездә аралашса гына, ниндидер уртак нәтиҗәләргә ирешеп була», — диде ул.

Укучылар арасында татар теле курсларына берничә ел рәттән йөрүчеләр дә бар. Самира Макарова татар телен икенче ел өйрәнә. Бик теләп йөри икән. «Минем гаиләм, туганнарым белән татар телендә иркен аралашасым килә. Һәркем үз ана телен белергә тиеш. Киләчәктә дә татар телен белү кирәк булачак, чөнки үскәч, татар егете белән гаилә корырга телим», — диде ул.

Алинә дәрескә әбисе белән килгән. «Кызганыч, балалар оныгым белән туган телдә аралашмыйлар. Хәзер инде минем дә ни әйткәнне аңламый. Ә минем аның белән рәхәтләнеп татар телендә сөйләшәсем килә. Шуңа күрә аны шушы курсларга яздым. Тиздән нәтиҗәсе күренер дип уйлыйм», — диде ул.

Гөлсинә апаның дәресен тыңлау, чыннан да, бик кызыклы. Балаларга аңлаешлы итеп, бик җиңел генә аңлата ул. Беренче дәрес тәмамлангач та, укучылар барысы да: «Безгә бик ошады, ел дәвамында йөриячәкбез», — дип, укытучыларына рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.

Татар теле дәресләре Җәмигъ мәчетендә һәм Халыклар дуслыгы йортында да үткәрелә. Аларның һәрберсе турында да газетабызның алдагы саннарында язарбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100