Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевск каласында Мөнәҗәт бәйрәме узачак
Удмуртиядәге татар җәмгыяте оешмасы бу чараны икенче ел рәттән үткәрә.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 17 сентябрь көнне Ижевск шәһәренең "Спартак" халык иҗаты йортында Мөнәҗәт бәйрәме узачак. Билгеле булганча, мөнәҗәт татар халкындагы борынгы музыкаль-шигъри жанр. Удмуртиядәге татар җәмгыяте оешмасы бу чараны икенче ел рәттән үткәрә.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, узган ел бәйрәмдә олы яшьтәге кешеләр катнашкан. Быел исә балалар да иҗади көчләрен сынап карарга булган. Моннан тыш бәйрәмдә мастер-класс оештырылачак. Вокал буенча педагог, музыкаль коллектив җитәкчесе Диния Кәримуллина чара кунакларын дөрес итеп мөнәҗәт әйтергә өйрәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз