news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск балалар бакчасы татар телен һәм йолаларын саклау юнәлешендә эшли

Татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова ел саен бакчага балаларын биргән әниләр белән калфак тегү буенча остаханәләр уздыруын әйтте.

Ижевск балалар бакчасы татар телен һәм йолаларын саклау юнәлешендә эшли
yanarysh.ru/

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Яшь әти-әниләр Ижевск шәһәренең 107нче балалар бакчасын үз итәләр. Аның эш юнәлеше татар телен, йолаларын саклау булса да, хәтта рус милләтеннән булганнар да әлеге бакчага йөртергә тырыша. Быелгы татар төркеменә 32 сабый килгән. 16 октябрьдә нәниләр беренче тапкыр әти-әниләрен "Сөмбелә"  бәйрәменә чакырды. Бу турыда "Яңарыш"   газетасы хәбәр итә.

Бу сабыйларның күбесе әле сүзләрне дөрес итеп әйтә дә белмиләр. Әмма тәрбиячеләр аларны әти-әниләре алдына чыгып, шигырьләр сөйләргә өйрәткәннәр инде. Бәйрәмгә килгән Сөмбелә апалары белән бергәләп “Ак калач” дигән җырлы уенда катнаштылар. Бәйрәм ахырында аларга тантаналы рәвештә энҗе бөртекләре тапшырылды.

Быелгы нәниләр төркемен Ләйсирә Йосыпова белән Лилия Колесникова җитәкли. Бәйрәм югары дәрәҗәдә узсын өчен бакча коллективы җитәрлек көч куйган.

Бәйрәмдә һәр кыз матур калфаклар кигән иде. Татар теле белгече Ләйсирә Йосыпова ел саен бакчага балаларын биргән әниләр белән калфак тегү буенча остаханәләр уздыруын һәм һәр баланың үзенең шәхси калфагы булуын әйтте. Телебезне, йолаларыбызны, милли киемнәребезне саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче 107нче балалар бакчасы коллективы үзе дә энҗе бөртегенә тиң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100