Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ижаудагы «Ак калфак» җитәкчесе: Ана телен белмәгән әниләр баласы татарча белүен тели
Бриллиант Абдрахманова үзе җитәкләгән балалар бакчасына татарлар гына түгел, удмуртлар, руслар, башка милләт балалары да йөргәнен әйтте. «Нинди милләттән булсалар да, „Исәнмесез“ дип керәләр, киткәндә „Сау булыгыз“ дип китәләр», — диде.
(Казан, 24 май, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Удмуртиядәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова әйтүенчә, әти-әниләр үзләре тел белмәгәнгә, балалар бакчасында баласына татар телен өйрәтүләрен тели.
Ул үзе Ижевскида «Энҗе» 107 нче балалар бакчасы мөдире. «Безгә килергә теләүче, кызыксынучан ата-аналар күп. Алар, „без үскәндә, әти-әни ана телен өйрәтмәде, без белмәдек, шуңа без бакчага килеп, балаларыбызның өйрәнүләрен телибез“, диләр», — дип сөйләде Бриллиант Абдрахманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, бакчага татарлар гына түгел, удмуртлар, руслар, башка милләт балалары да йөри. «Нинди милләттән булсалар да, „Исәнмесез“ дип керәләр, киткәндә „Сау булыгыз“ дип китәләр. Һәр баланың калфагы бар. Ата-аналар белән мастер-класслар үткәреп, калфаклар тектердек. Алар милли тәрбия өчен безгә бик рәхмәтле. Милли тәрбия ул бит бүтән халыкларны да хөрмәтләргә өйрәтү, шул вакытта гына балаларда ана теленә хөрмәт тәрбияли алачакбыз», — дип белдерде.
Бриллиант Абдрахманова һәрвакыт Татарстаннан тәҗрибә җыеп кайтып, аны үз халкына җиткерергә тырышуын әйтте. «Шул тәҗрибә нигезендә бик күп бәйгеләр уздырабыз. Балалар бакчасыннан ук башладык, халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтәбез, шәҗәрәләр ясадык, гаилә шәҗәрәсе, балалар бакчасы шәҗәрәсен төзеп куйдык», — диде.
«Без бөтен эшләребезне ата-аналарга күрсәтергә тиеш. Алар да шундый тәрбия бирә алсалар, бергә эшләсәк кенә югары нәтиҗәләргә ирешеп була», — дип саный балалар бакчасы мөдире.
Бриллиант Абдрахманова бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы вәкилләре арасында алдынгылар рәтендә. Иң яхшы эшләүчеләрне Казанда үткән җыенда яңа калфак белән бүләкләделәр. «Ак калфак» җитәкчесе кешене аңлый белергә, бөтен эшләрне җаны-тәне белән эшләргә, фәрман биргәнне көтеп тормыйча, үзе белеп, эшлисе килеп эшләргә тиеш», — дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз