news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижауда йорт подъезды җимерелү нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең исемлеге бастырылды

Фаҗигадә барлыгы 6 кеше (шуларның икесе – бала) һәлак булган. Алар арасында татар исемле кеше дә бар.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Ижауда йорт подъезды җимерелү нәтиҗәсендә һәлак булган алты кеше арасында бишесенең шәхесләре ачыкланды, дип хәбәр итә tvzvezda.ru.

«Подъезд җимерелү нәтиҗәсендә 69 яшьлек Любовь Б., 13 яшьлек Кирилл К., 48 яшьлек Илдар Г., 8 яшьлек Дарья К., 56 яшьлек Герман К. һәм тагын бер хатын-кыз һәлак булган. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган», - диелә сайтта.

Шунысын да искәртик: кичә Ижау шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә Удмуртская урамындагы күпкатлы торак йортның бер өлеше җимерелеп төшә. Ижауның әлеге йорт урнашкан Октябрь районында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигадә алты кешенең гомере өзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100