news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижауда йорт ишелү нәтиҗәсендә полиция подполковнигы Илдар Гарифуллин һәлак булган

Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгы Илдар Гарифуллинның якыннарының кайгысын уртаклаша.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Ижауда тугыз катлы йортта булган шартлау нәтиҗәсендә Россия эчке эшләр министрлыгының Удмуртия Завьял районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Гарифуллин Илдар Габдулла улы һәлак булган. Бу хакта Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Полиция подполковнигы 1995 елда криминал милициядә оперуполномоченный булып эшли башлый. 2011 елда Завьял районы полиция җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. Хушлашу 11 ноябрь, 14.00 сәгатькә билгеләнгән.

Искәртеп үтик, Ижауның Удмурт урамындагы тугыз катлы йортта шартлау бинаның бер өлешенең җимерелүенә китерде. Шартлауга көнкүреш газы сәбәпче булган дип фаразлана. Хәзерге вакытта җимерекләрне аралау эшләре башкарыла, алты кешенең һәлак булуы ачыкланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot