news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижауда узган кышкы спорт төрләре бәйгесендә Әгерҗе егете өч алтын медаль яулады

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды.

(Әгерҗе, 6 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә беренче тапкыр кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия уеннары узды, дип яза җирле басма. 

Анда илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән спорт сөюче катнашты. Алар үзләрен чаңгы, биатлон, керлинг, сноуборд һәм башка спорт төрләрендә сынадылар.
Әгерҗе районы Күләгәш авылында туып-үскән Александр Васильев биатлон буенча осталыгын күрсәтте. Спринтта һәм шәхси узышуда ул беренче урыннарны яулады. Катнаш эстафетада да алтын медаль алды.

Кечкенәдән чаңгы спорты белән шөгыльләнгән, Олимпия резервы мәктәбен тәмамлаган, хәзер Ижауда тренер булып эшләүче Сашаның әлеге уңышларына аның туган авылында яшәүче әти-әнисе һәм туганнары сөенүләрен белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot