news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иж-Бубыйның ветеран диңгезчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Диңгезчегә “Сосновый бор” шифаханәсенә юллама да тапшырылды.

(Әгерҗе, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Озак еллар районда ветеран диңгезчеләрне берләштергән Хәрби-диңгез флоты советын җитәкләгән Раиф Гәрәевны күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шулай ук ветеран диңгезчегә “Сосновый бор” шифаханәсенә юллама да тапшырылды. Хәзерге вакытта Раиф Гәрәев әлеге санаторийда сәламәтлеген ныгыта.

news_right_1
news_right_2
news_bot