news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иж-Бубый авылының үзәк урамына «Бубыйлар» исемен бирергә тәкъдим иттеләр

Башта урамга Мөхлисә Бубый исемен бирү тәкъдиме булган.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Язучы, публицист Марат Әмирханов Иж-Бубый авылының үзәк урамына «Бубыйлар» исемен бирергә тәкъдим итте.

«Бубыйларны хәзерге буын укучысына беренче тапкыр „Сөембикә“ журналы җиткерде. Шуның белән без горурланабыз. Минем ул авылда булганым бар. Аның төп урамы „Центральная“ дип атала иде. Мин шул вакытта бу урамга Мөхлисә Бубый исемен бирергә тәкъдим иттем. Аны „Бубыйлар“ урамы дип кабул иттеләр», — дип сөйләде Марат Әмирханов Казан кооператив институтында узган конференциядә.

Тәкъдимгә бер елдан артык вакыт үткән, әмма урам исеме бүген дә үзгәрмәгән. «Аны „Бубый“ итәргә вакыт инде. Күпме сөйләшәбез, ә безгә гамәл кирәк. Минемчә, Бубыйлар урамга алар исемен бирүгә лаеклы», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot