Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Изге Юл» Тосно татар җәмгыяте 20 еллык юбилеен билгеләп узды
Кунаклар өчен Мәдәният сарае фойесында Тосно татар җәмгыяте җыелмаларыннан күргәзмә һәм аш-су ризыкларын тәкъдим итү оештырылган иде.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Тосно шәһәренең Мәдәният сараенда «Изге Юл» Тосно татар җәмгыяте оешуының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара «Яхшылык, дуслык һәм мәхәббәт юлында 20 ел» дип аталды. Бу хакта Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының даими вәкиллеге хәбәр итә.
Кунаклар өчен Мәдәният сарае фойесында Тосно татар җәмгыяте җыелмаларыннан күргәзмә һәм аш-су ризыкларын тәкъдим итү оештырылган иде.
Чыгыш ясаучылар татар җәмгыятен юбилее белән котлады, ел саен алар уздырган чаралар: «Тосно Сабан туе», Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай укулары», Муса Җәлил иҗатына багышланган иҗади кичәләр, Татар мәдәнияте көннәре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга киләчәктә иҗади уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз