Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Изге София гыйбадәтханәсендәге беренче намаз Төркия илбашы катнашында укылачак
Рәҗәп Тайип Эрдоган Изге София гыйбадәханәсенә аның яңа исеме язулы элмә тактасы урнаштырды.
(Истанбул, 24 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулда 86 елдан соң кабат мәчеткә әверелдерелгән Изге София гыйбадәханәсендә үткәреләчәк беренче намазда Төркия Илбашы Рәҗәп Тайип Эрдоган да катнаша. Кичә ул Төркия мәдәният - туризм министры һәм дин эшләре идарәсе башлыгы Али Эрбаш белән әлеге тарихи объектның әзерлеген тикшерде. Бу хакта президент вебсәхифәсендә хәбәр ителә.
Рәҗәп Тайип Эрдоган Изге София гыйбадәханәсенә аның яңа исеме – “Айа София–и Кәбир шәриф мәчете”(Ayasofya-i Kebir Cami-i Şerifi”) язулы элмә тактасын урнаштыру тантанасына да катнашты. Бина идәненә түшәлгән келәмнәрне күздән кичерде.
Тарихи гыйбадәтханәнең келәмнәре Маниса төбәгендәге фабрикада тукылган. 2500 квадрат метр мәйданны каплый торган келәм җирле табигый йоннан эшләнгән. Тукыма җепләр кеше саулыгына зарарсыз буяу технологиясе ярдәме белән манылган. Келәм фирүзә төсендә, “госманлы руми” диелгән төрек милли мотивлары белән бизәлгән. Тукыма фабрикасы җитәкчесе Бәһчәт Өзкул әйтүенчә, келәм астына, мәрмәр идәнгә зарар килмәсен өчен, киез җәелгән.
Изге София мәчетендә дини чаралар бүген Җомга намазы белән башлана. Бина эченә керү мөмкинлеге булмаганнарга тарихи объект тирәсендә хатын-кызлар өчен – ике, ирләр өчен өч урында махсус мәйданчыклар билгеләнгән. Анда, социаль ара кагыйдәләрен истә тотып, намазга басу урыннары әзерләнгән. Тарихи намазны барлыгы 1500 кеше укыр, дип көтелә. Намаз кылу урыннарына керү сәгать унда башлана. Җомга намазына хәтле Коръән-и Кәрим сүрә-аятьләре укылачак.
Истанбул губернаторы Али Йерликая әйтүенчә, намаз укырга килүчеләрнең тән температуралары тикшерелә, битлеге булмаганнар гыйбадәт урынына кертелми. Якын тирәдә 101 ашыгыч ярдәм машинасы, бер ашыгыч ярдәм вертолеты, 736 медицина хезмәткәре әзер тотыла.
Изге София храмы – төрекләр Константинопольне яулап алынганчы 916 ел - чиркәү, 1453 елдан 1934 елга кадәр – мәчет, 1934 елдан 2020 елның июленә кадәр музей буларак хезмәт иткән бик борынгы тарихы объект. Ул 1985 елда ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте мирасы исемлегенә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз