news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Рамазан ае уңаеннан мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты

Изге Рамазан ае уңаеннан мөселман эшмәкәрләре азык-төлек җыелмалары таратты
Фото: dumrt.ru

Бүген, 14 мартта, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе инвалид балаларның әниләренә азык-төлек җыелмалары өләште. Җыелмалар Казанның 50 гаиләсенә тапшырылды. Әлеге чара җомга намазыннан соң Казанның Апанай мәчетендә узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азык-төлек җыелмаларын РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов шәхсән үзе өләште.

Һәр пакетка күпчелек гаиләләр рационының аерылгысыз өлеше булган төп продуктлар салынган иде. Аңа төрле ярмалар, токмач, колбасалар, тавык ите, үсемлек мае, куертылган сөт, консервалар, шикәр, чәй, җиләк-җимеш һәм прәннекләр керде.

Теләгән һәр кеше әлеге проектка үз өлешен кертә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә ала. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7 987 275-13-13 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин (РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Радэль Валькаев).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100