news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Рамазан ае алдыннан «Хозур ТВ» махсус тапшырулар башлап җибәрә

Яңартылган тапшырулар челтәре 24 марттан башлана.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае алдыннан беренче мөселман телевидениесе «Хозур ТВ» тамашачылар өчен махсус тапшырулар әзерләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңартылган тапшырулар челтәре 24 марттан башлана.

Тамашачылар уразага әзерләнү буенча рус телендә «Готовимся к Рамадану» һәм татар телендә «Фарыз Ураза» дип аталган тапшыруларны карый алачак.

Шулай ук танылган медиашәхесләр катнашында «Минем Рамазан» видеороликлар циклы әзерләнде, тапшыруда катнашучылар Рамазан ае уразасын тоту тәҗрибәсе һәм истәлекләре белән уртаклашачак.

«Продуктивный Рамадан» тапшыруында табиблар медицина күзлегеннән уразаның файдасы, төп кагыйдәләре турында сөйләячәк, киңәшләр бирәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалы (huzurtv.ru) — олылар һәм балалар өчен рус һәм татар телләрендә тәүлек буе рухи-агарту тапшырулары концепциясен гәүдәләндергән беренче мөселман телеканалы. Аудиториясе — 1 000 000 йорт, YouTube каналында 800 меңнән артык язылучы. «Хозур ТВ» Россиянең иң зур мөселман медиахолдингы — ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты составына керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100