news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Рәҗәб ае башланды

Ул Аллаһы Тәгалә сугыш һәм талашларны тыйган дүрт айның (Рәҗәб, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗә, Мөхәррәм) берсе булып тора

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). 2012 елның 21 май төнендә мөселманнар өчен изге Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае Ислам динендәге изге айларның берсе. Шулай ук ул Аллаһы Тәгалә сугыш һәм талашларны тыйган дүрт айның (Рәҗәб, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗә, Мөхәррәм) берсе булып тора.
ТР МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов мөселманнар өчен изге саналучы айлар турында аңлатма биреп, болай диде. “Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Рәҗәб – гөнаһларны ярлыкау, якыннарың-дусларың белән аралашу һәм гыйбадәт кылу ае. Киләсе Шәгъбән – мәхәббәт һәм гыйбадәт кылу ае, аннары Рамазан – Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелгән ай килә. Мөхәммәд галәйһиссәләм бу өч ай турында: “Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбан - минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр”,- дигән һәм: “Аллаһым, безгә Рәҗәб һәм Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер”, - дип дога кылган.
Хәзрәти Зәннүн Мәсри болай дигән: “Рәҗәб - чәчү, Шәгъбән – су сибү, Рамазан – җыю”. Бу айда күбрәк тәүбә итәргә, гыйбадәт кылырга кирәк. Әлеге айларда гөнаһлардан нык саклану, Аллаһка гыйбадәттә булу сорала. Бу эштә кем күбрәк тырыша, шул кеше иминлек, бәхет белән бүләкләнер.
Рәҗәб ае кергәч, сөекле пәйгамбәрәбез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ий Аллаһ! Рәҗәб һәм Шәгъбән айларын безнең өчен мөбарәк кыл һәм безне Рамазан аена ирештер», - дип дога кыла иде.
Мөхәммәд галәйһиссәләм шулай ук: “Рәҗәб аеның беренче көнендә ураза тотсаң, өч еллык гөнаһлардан кәффәрәт булырсың; икенче көнендә тоту – ике еллык гөнаһлардан, өченче көнендә ураза тоту – бер ел эчендә кылган гөнаһлардан чистарта. Соңыннан һәр көн бер айлык гөнаһлардан арынуга тиң”, - дип билгеләп үтә".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100