news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Мәккәдә күптәннән хәйрия акциясе оештырырга хыяллана идек - Ирек хәзрәт Җиһаншин

Фондның җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин гомрә хаҗы вакытында мохтаҗларга Татарстан күчтәнәчләре өләште.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче ”Зәкят” хәйрия фонды Изге Мәккәдә хәйрия акциясе оештырды. “Зәкят” хәйрия фондының җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин "Татар-информ" хәбәрчесенә мондый акциянең инде күптән планлаштырылуын әйтте. 

“31 декабрьдән алып 12 гыйнварга кадәр гомрә хаҗы кылырга насыйп булды, - ди Ирек хәзрәт Җиһаншин. – Дум РТ “Хаҗ”дагы дин кардәшләр белән саваплы гамәл кылып кайтык, Аллага шөкер. Күптәннән иде гомрә хаҗы вакытында мохтаҗларны сөендерәсе килү теләге бар иде. Биредә бай кешеләрнең хәерчеләргә ярдәм күрсәткәнен күргәч, нишләп әле безгә дә мондый изге гамәл кылмаска дигән уй белән яшәдем. Аллага шөкер, быел бу идеяне тормышка ашырырга насыйп булды. Андагы бер кафе хуҗалары белән сөйләшеп, мохтаҗларны ашаттык. Шаурма, сок белән 25-30 кеше сыйладык. Шәхсән үзем бик канәгать калдым. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә биргән сәдакаларны кабул итеп, киң рәхмәте белән кабул итсен. Изге Мәккәдә күптәннән хәйрия акциясе оештырырга хыяллана идек. Аллаһы рәхмәте белән хыялыбыз тормышка ашты”.

Татарстанда “Зәкят” хәйрия фонды хәйрия чаралары даими оештырып тора. Хәйрия фонды дини бәйрәмнәрдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтә.

Ирек хәзрәт Җиһаншин белдергәнчә, киләчәктә дә мохтаҗ хаҗиларга ярдәм күрсәтү проектлары каралачак. “Кайбер вакытларда Изге сәфәргә кузгалучыларга аэропортларда озак утырырга туры килә. Менә шундый очракларда Татарстан хаҗиларын җылы ризык белән тәэмин итү чаралары оештырырга планлаштырабыз”, - ди “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100