news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Изге Болгарга Башкортстаннан да күп милләттәшләр китте
Бер зур гына төркемне баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкли
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан быел да Изге Болгардагы тантаналарга бик күп милләттәшләр юлга чыкты. Алара арасында дин әһелләре дә, милли оешмалар вәкилләре дә бар.
Бер зур гына төркемне баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкли. Анда Уфадагы дин әһелләре генә түгел, ә Башкортстан районнарындагы һәм шәһәрләрендәге имамнар да бар. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин өчен быелгы сәфәр тагын да куанычлырак. Чөнки аның Уфадагы Үзәк диния нәзаратына мөфти итеп сайлануына нәкъ 30 ел тулды. Шушы истәлекле вакыйга белән аны Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та котлады. Бу котлау бүген республиканың рәсми газеталарында дөнья күрде.
Изге Болгарга сәфәргә чыккан икенче зур гына төркемне татар милли оешмалары вәкилләре һәм милләт зыялылары – галимнәр, мөгаллимнәр, иҗат кешеләре тәшкил итә. Якташларыбыз Изге Болгар сәфәренә заманча матур автобусларда һәм җиңел машиналарда китте. Быелгы тантаналарның тагын да купшырак үтәчәгенә шикләнми алар. Болгар биләмәләрендә зур эшләр башкарырга алынган Минтимер Шәймиев һәм Татарстанның башка күренекле шәхесләре белән якыннан аралашу шатлыгын кичерәчәк Башкортстан татарлары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2