news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены» 20 меңнән артык кунак җыйган

Быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы 20 меңнән артык кунакны җыйды. Бу хакта ТР җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Болгар җыенын ачу тантанасында катнашты. Үз чыгышында ул Россиянең уңыш нигезе - дини конфессияләргә хөрмәт күрсәтү, дип атады һәм илебезнең җиңүен һәм чәчәк атуын теләде.

Исегезгә төшерәбез, «Изге Болгар жыены» Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышлана. Бу көнне меңләгән мөселман Болгарга күмәк намаз укырга һәм изге бәйрәмне күпсанлы чаралар белән билгеләп үтәргә килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100