news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Болгар җыенында яңа объектлар ачылачак

Быел Изге Болгар җыены 21 июльдә узачак.

Изге Болгар җыенында яңа объектлар ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июль, "Татар-информ", Назлыгөл Мәсәлимова). 21 июльдә узачак Изге Болгар җыенында яңа өч объект ачылачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрлыгының Музей эшен үстерү бүлеге мөдире Дамир Натфуллин сөйләде.

“Беренчесе Болгар чәй эчү музей экспозициясе. Чәй эчү традициясен яктыртачак. Экспозиция зур түгел. Татарстанның мәдәни мирасы объектында урнашачак”, – дип сөйләде ул.

Изге Болгар җыенында чәй кибетләре дә булачак. Аларда теләгән кеше татарларның чәй эчү тәкәллефе белән таныша ала. Шулай ук Спас районында үстерелгән чәй үләннәрен алу мөмкинлеге дә бар.

“Икенче экспозиция су өстендәге шәһәр “город на реке” дип атала. Әлеге экспозиция Спас районы тарихына бәйле рәвешле оештырылган. Спас районы кешеләре корабчылык белән шөгыльләнгән булганнар. Район һәм музей Идел буенда урнашкан. Шуңа бәйле рәвештә әлеге музей шулай аталган.

Өченче экспозиция Абдулла Алишка багышланган. Белгәнебезчә, бөек язучыбыз Спас районында туган. Шуңа күрә музей экспозициясен Назаров урамындагы 19 гасыр йортында урнаштырырга булганнар”, – дип сөйләде Дамир Натфуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100