news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены»нда хаҗга юллама отучы гаиләләр билгеләнде

«Изге Болгар җыены»нда хаҗга юллама отучы гаиләләр билгеләнде
Фото: © «Татар-информ», Каамилә Билалова

Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены»нда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында өч гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатты.

2025 елга «Комфорт» программасы буенча хаҗга бушлай юллама алу өчен ике кешелек сертификатлар Шәйдуллиннар, Бабийлар һәм Борһановлар гаиләләренә тапшырылды.

Хаҗга юлламаларны уйнату истәлек билгесе янындагы сәхнәдә ике этапта узды. Беренче этапта, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабан әйләндерелде һәм аннан номерлар язылган очраклы 15 билет алынды. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылды. Икенче этапта беренче этапның 15 җиңүчесе арасыннан, шулай ук барабан әйләндерү ярдәмендә, хаҗга юллама отучы 3 гаилә билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100